+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
18 ноябрь 2020, 14:25

Батареяга кысылып калган...

Хатын пәрдә эләргә уйлаган булган.

Хатын пәрдә эләргә уйлаган булган.
Кичә көндезге өчләр тирәсендә коткаручылар Уфада яшәүче хатыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать алган. Ул, тәрәзә төбенә басып, пәрдәләр эләргә булган. Эшен бетергәннән соң идәнгә төшәргә уйлаган, әмма аягы батареяга кереп кысылган.
30 минут чамасы ул аягын чыгарырга тырышкан. Үзе генә ычкына алмаячагын аңлагач, Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Коткаручылар фатирга тәрәзәдән кергән. 10 минутта алар хатынны коткарган. Аның сәламәтлегенә җитди зыян килмәгән.
Фото: bash.news
Читайте нас