Республикада коточкыч хәл теркәлгән.
Башкортстанда коточкыч хәл булган: ике эт хуҗасын өзгәләгән... Шул рәвешле 25 яшьлек егет үз хайваннарының корбаны булган. Моның турында bash.news бүген хәбәр итте.
Ике эт хуҗаларына фатирда һөҗүм иткән. Егет җитди җәрәхәтләр алган - этләр аның мускулларын өзгән, шулай ук артерияләрен һәм сеңерләрен зарарлаган. Зыян күрүчене дәваханәгә китергәннәр, әмма табиблар бичараның гомерен саклап кала алмаган.
Полиция хезмәткәрләренә агрессив хайваннарны атарга туры килгән.