+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
19 ноябрь 2020, 08:45

Боз ярылган...

Бер мизгелдә хатын су астына төшеп киткән...

Бер мизгелдә хатын су астына төшеп киткән...
Башкортстанда коткаручылар Агыйдел өстендәге боздан бер хатын-кызны коткарган. Бу хәл Белорет шәһәрендә була. Шаһитлар елга уртасында бер хатын-кыз булуын хәбәр итә.
Ярдәмгә оператив рәвештә коткаручылар, табиблар һәм полиция чыккан. Ачыкланганча, боз ярылып, хатын суга төшеп киткән. Коткару тактасы ярдәмендә коткаручылар хатын янына якын килә һәм аны алып чыгып, медикларга тапшыра. Хатынны бозга керергә нәрсә мәҗбүр иткән - билгеле түгел.
Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты белгечләре фикеренчә, язмыш хатынга икенче шанс бүләк иткән. Мондый хәлдә исән калу могҗизага тиң.
Фото: zebra-tv.ru
Читайте нас