+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
23 ноябрь 2020, 17:40

Һава торышы бозылачак

Игътибарлы булыгыз!

Игътибарлы булыгыз!
Республикада көчле җил, кар һәм бозлавык көтелә. Метеорологлар фаразлары буенча, җил секундына 16 метрга кадәр исәчәк.
Коткаручылар реклама конструкцияләре һәм яктырту баганалары астында тормаска һәм урамга чыкмаска чакыра.
Көндез республика буенча кар күпләп яумаячак, аерым районнарда бозлавык көтелә. Җил көньяктан уртача, урыны белән көчле. Төнлә һава температурасы -5,-10°, урыны белән -15 градуска кадәр, көндез -1,-6°.
Фото: bash.news
Читайте нас