+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
23 ноябрь 2020, 11:50

Салават Юлаев һәйкәлен алырга уйлыйлар

Моны язга планлаштыралар. Әле вакыт бар, барып, күреп калыйк...

Моны язга планлаштыралар. Әле вакыт бар, барып, күреп калыйк...

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен постаменттан төшерергә тәкъдим иттелер. Бу хакта РБК-Уфа хәбәр итә.

Бу мәсьәләдә карар әле кабул ителмәгән. Әмма Башкортстанның Мәдәни мирас объектларын саклау идарәсе башлыгы Олег Полстовалов ат конструкциясен постаменттан төшерергә туры киләчәк, дип билгеләп үтә.

Республиканың төп символларының берсен реконструкцияләү яз башланачак дип көтелә. Шуңа күрә башкала халкы һәм кунаклары Салават Юлаев һәйкәлен кыш буена күрә алачак әле.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Башкалабыз символы булган бу һәйкәл һәрберебезнең йөрәгендә дә урын алган. Аңа бәйле хатирәләр - "пятачок"лар, тәүге сөйгән ярлар белән очрашулар, кызыклы вакыйгалар бихисаптыр. "Кызыл таң"ның социаль челтәрдәге сәхифәләрендә алар белән уртаклашсагыз, барыбызның да күңеленә хуш килер. Әйдәгез, ә хәзер сүз сезгә!

Фото:bash.news
Читайте нас