+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
28 ноябрь 2020, 11:10

Төнлә маңгаен комак тешләгән...

Хатын йокы аралаш аны бәреп төшерергә булган, әмма комак китәргә ашыкмаган...

Хатын йокы аралаш аны бәреп төшерергә булган, әмма комак китәргә ашыкмаган...
Уфада яшәүче 81 яшьлек пенсионер Фәнилә Әхмәтҗанова бүген дәваханәдә. Төнлә, хатын йоклаганда, аның битенә комак менгән һәм маңгаен тешләгән. Хатын аны кулы белән йокы аралаш сугып төшерергә уйлагач, комак аның бармагын да тешләгән.
Хатын дәваханәдә котыру авыруына каршы уколлар курсы ала. Комакны инде тотканнар һәм үтергәннәр, үләксәсен шәһәр ветеринария станциясенә экспертизага җибәргәннәр.
Зыян күрүченең кызы ачыклавынча, аның әнисе гадәти күпкатлы йортта яши. "Бу өйдә комаклар бик күп. Алар күпләргә зыян салырга мөмкин. Нишләп моңа каршы чаралар күрелми?" - ди ул.
Фото: tvsamara.ru
Читайте нас