+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
30 ноябрь 2020, 08:35

Алты машина бәрелешкән...

Республика юлларында коточкыч автоавария теркәлгән.

Республика юлларында коточкыч автоавария теркәлгән.
Башкортстан юлларында алты автомобиль бәрелешкән. Авария кичә кичке сәгать тугызынчыда булган.
ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, тәүдә Бәләбәй - Николаевка - Туймазы - Бакалы юлының 63нче чакрымында "ВАЗ-2112" һәм "Ford Focus" бәрелешкәннәр. Чит ил машинасы моннан соң юлдагы "Lada Kalina", "Renault Logan" һәм "Skoda Octavia" автомобильләренә дә барып бәрелә. Соңгысы, шулай ук, тагын бер "Lada Kalina" машинасына да тиеп киткән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 19 яшьлек "ВАЗ-2112" йөртүчесе һәм аның пассажиры зыян күргәннәр, шулай ук "Ford" салонында булган пенсионер имгәнгән.
Фото: ufatime.ru
Читайте нас