Кеше булып яшәсен иде һәркем...
Дәүләкән районында билгесез аучылар пошины үтергәннәр, аларның хайванны үләргә калдырып качып киткәннәрен видеога төшергәннәр.
Видеода күренүенчә, үзебезнең илдә чыккан ак автомобиль хайванны эзәрлекли, тиздән ату яңгырый, һәм поши егыла. Видео авторлары аучыларны куып тота һәм аларга юлны киртәләргә тырыша, ләкин алар вакыйга урыныннан кача.
Видео авторы кадрда машина Әлшәй районы ягыннан килгән, ди. Кайбер мәгълүматлар инцидент узган якшәмбедә, 20 нябрьдә, Дәүләкәннән ерак түгел булганлыгы турында сөйли.