+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
1 декабрь 2020, 06:30

Уфа мэры вазыйфаларын башкаручы билгеләнде

Моңа кадәр шәһәр башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радмил Мөслимов, сәламәтлеге какшау сәбәпле, эштән киткән.

Моңа кадәр шәһәр башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радмил Мөслимов, сәламәтлеге какшау сәбәпле, эштән киткән.

Уфа мэры вазыйфаларын башкаручы итеп моңарчы кадрлар, спорт, гражданлык җәмгыяте һәм яшьләр мәсьәләләрен алып баручы Рөстәм Газизов билгеләнде. Бу хакта "Башинформ" агентлыгына Уфа хакимияте матбугат хезмәте начальнигы Марсель Байдаүләтов хәбәр итте.

Карар кичә кич телефон аша сораштыру ысулы белән узган чираттан тыш утырышта кабул ителде.

Билгеле булганча, элек шәһәр башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радмил Мөслимовның сәламәтлеге какшау сәбәпле эштән киткән. Ул Уфа хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы итеп 2 ноябрьдә билгеләнгән иде.

Фото: Уфа шәһәре хакимияте.


Читайте нас