"Эстетика елы" районда зур үзгәрешләргә нигез салды.
Иглин районында "Торак пунктлар эстетикасы" елына йомгак ясалды. Район хакимиятенең бу айларда төп игътибары авылларда коймаларны яңартуга һәм җәяүлеләр өчен тротуарлар төзүгә бирелде. Исәпләүләр буенча, Иглин районында 10 километрдан артык койма тотылган. Шуларның бишесен үз участокларында шәхси секторда яшәүчеләр урнаштырган, яки ремонтлаган, биш километрын - ведомство яисә муниципаль органнар.
Күп кенә авылларда иске агач коймаларны яңа профнастилга һәм металл штакетникларга алыштырганнар. Бу юнәлештә иң активлары Красновосходск авыл Советы булды - монда 3,8 километр чамасы койма барлыкка килде, шуның 2,3 километрын шәхси секторда яшәүчеләр урнаштырды.
Быел, шулай ук, Иглин авылындагы иң зур проблемаларның берсе - тротуарлар булмауга игътибар юнәлттеләр. Киләсе елда җәяүлеләр хәрәкәте өчен беренче биш чакрым Ленин урамында барлыкка киләчәк, анда зур автомобиль һәм җәяүлеләр трафигы уза. Эшләр район юл фонды хисабына башкарыла, эшләр күләме ике елга бүленгән. Бордюр ташларын салу һәм тротуарларны төзекләндерү киләсе елның язында башланачак һәм җәйге чорга тәмамланачак.
Фото: iglino.bashkortostan.ru