Шикәр диабеты, артык гәүдә авырлыгыннан интеккән хатын коронавирусны җиңде!
Уфада ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе табиблары чын могҗиза башкарган: алар коронавирус һәм йөз процент үпкә ялкынсынуы белән булган пациентканы коткарды.
Хатында шикәр диабеты, артык тән авырлыгы булган. Моннан тыш, аның яше дә 60тан өстә, әмма ул инде савыгып, якыннары янына кайткан.
Хатын бик авыр хәлдә табиблар кулына эләгә, ул тын алалмый интеккән булган. Дәваханәдә бер ай ИВЛ аппараты астында ята. Табиблар аның янына килеп хәлен сорашканда, ул жестлар белән генә җавап бирә.
- Ул яшәргә тырышты. Бик оптимист хатын. Шушы сыйфатлары аны үлем тырнагыннан тартып алды да инде, чөнки яшәргә теләү - организмның авыру белән көрәшкәндә көчен арттыра, - ди аны дәвалаган табиб.
Бүген хатын яңадан йөрергә, утырырга өйрәнә. Шулай булса да ул инде якыннары янында. Һәм табибларга күз яшьләре аша рәхмәтләрен җиткерә.