Салават шәһәре пилорама территориясендә янган ир-ат гәүдәсен тапканнар. Бәхетсезнең мәете агач киптерү цехындагы мич янында ята.
40 яшьлек ир йортсыз булган, ләкин пилорамада төрле эш башкарган булган. Бәлки, шунда ук яшәгәндер дә. Тикшерүчеләр һәлакәт урынында сыра шешәсен тапканнар.
Мәетне судмедэкспертизага тапшырганнар. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана.