+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
7 декабрь 2020, 21:05

Табиблар да безнең ярдәмне тойсын

Инфекция безне берләштерде.

Инфекция безне берләштерде.
Бөре һәм Бүздәк районнарының крестьян-фермер хуҗалыклары Русия күләмендә үткән #МыВместе акциясенә кушылды. Фермерлар Уфа ковид-госпитальләренә 4 тоннадан артык яшелчә һәм җиләк-җимеш тапшырган.
Коронавирус инфекциясе һәм үпкә ялкынсынуы булган халыкка хезмәт күрсәтә торган җиде дәваханә табиблары урындагы аграрийлардан помидор, кыяр, салат һәм алма алды. "Бу - коронавирус инфекциясе белән көрәшүче, кеше гомерләрен коткаручы медицина хезмәткәрләренә рәхмәтебез. Бу авыруны без, һичшиксез, җиңәчәкбез. Һәм, әлбәттә, башлангычны хуплаган крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларына рәхмәт. Хәзер барыбызга да уртак бәлагә каршы берләшергә кирәк", - ди #МыВместе акциясендә катнашучы, ОНФ эксперты, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Яков Кугубаев.
Уфада 13нче шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы Булат Гарифуллин медицина хезмәткәрләренә мондый игътибар һәрвакыт уңай хис-кичерешләр уята, дип билгеләп үтте. "Безнең хезмәтне дәүләт хезмәт хакы белән бәяләгәндә - бу бер вакыйга, ә җәмгыять бәяләве аша аларның безгә өстәмә көчләр бирүен аңлыйбыз", - дип ассызыклады ул.

Фото: glavarb.ru

Читайте нас: