+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
9 декабрь 2020, 12:40

"Баламның башын ярганнар"

Тәрбиячеләр кайда булган?

Тәрбиячеләр кайда булган?
Уфаның шәхси балалар бакчаларының берсендә ноябрьдә бер бала өч яшьлек Самуилның башын ярган. Травмпункт, җөй салу һәм йокысыз төннәр - баланың хәтерендә гомергә калачак.
Әмма зыян күргән баланың әти-әнисе барыннан да бигрәк учреждение җитәкчелеге гамәлләреннән канәгать түгел. Беренче чиратта, хезмәткәрләрнең игътибарсызлыгы - малайлар сугышкан вакытта янәшәдә өч хезмәткәр булган, һәм аларның берсе дә моңа игътибар итмәгән. Икенчедән, килеп чыккан хәлдән соң балалар бакчасы җитәкчелеге озак вакыт элемтәгә чыкмаган һәм хәбәрләргә җавап бирмәгән. Әмма җитәкче бу хәлне башка төрле аңлата. - Без алар алдында гафу үтендек, 30 мең сум тәкъдим иттек. Ә алар бераздан адвокат белән килеп, 150 мең сум таләп итте. Бу бәя кайдан барлыкка килгәнен аңламыйбыз, - ди алар.
Хәзер инде яклар судта очрашачак.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас