-24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
10 декабрь 2020, 14:00

Яңа ел чыршысын урлаганнар...

Каракны хокук сакчылары һаман тоткарлый алмый. Ул да яңа елга әзерләнә, күрәсең...

Каракны хокук сакчылары һаман тоткарлый алмый. Ул да яңа елга әзерләнә, күрәсең...
Стәрлетамакта яшәүче полициягә үзен талаулары турында гариза белән килгән. Ир билгесез кешене ясалма чыршысын, вентиляторын һәм электр инструментларын урлауда гаепләгән.
Бирелгән мәгълүматларга караганда, җинаять 1-8 декабрь тирәсендә булган. Урланган әйберләр зыян күрүченең "Полиграфист" ширкәтендә урнашкан бакча йортында булган. Җинаятьче металл ишекне ачып, эчкә үтеп керә алган.
Вакыйга урынында тикшерүчеләр өч төрле аяк киеме эзләре һәм пластик савыт тапкан. Җинаятьче әлегә тотылмаган.
Фото: sobitie.com.ua
Читайте нас в