Cтәрлетамакта була бу хәл.
Стәрлетамакта балалар шуклыгы очраклы гына фаҗигагә китерми калган. Шәһәрнең социаль төркемнәрендә видеоролик барлыкка килде, анда бер укучы баланың иптәшен машина астына этәргәне күренә. Машина йөртүченең игътибарлылыгы бәхетсезлек очрагыннан котылырга ярдәм иткән.
Видео авторы Илнур К. әти-әниләргә үтенеч белән мөрәҗәгать итә.
"Ата-аналар, балаларыгызга аңлатыгыз: юл уен урыны түгел. Күз алдымда бер бала икенчесен машина астына этеп җибәрде", - ди ул.