33 яшьлек хатын Уфадагы онкология үзәгенә киткән булган...
Зилаер районында яшәүче 33 яшьлек Екатерина Лаптеваның югалуы нечкәлекләре билгеле булды.
Исегезгә төшерәбез, хатын-кыз 7 декабрьдә югалган иде. Екатеринаның ире әйтүенчә, югалырга бер көн кала, хатын Уфага дәваханәгә киткән. Билгеле булганча, хатын-кыз яман шеш авыруыннан интегә, дәвалауны ул шәһәрдә тиешле үзәктә ала. Ир билгеләп үткәнчә, югалу көнендә алар шалтыратышкан. Онкология үзәгенә Екатерина килмәгән.
"Белүемчә, Уфада аның танышлары да, туганнары да юк. Дәваханәгә ул бармаган. Кунакханәдә кунып, икенче көнне аннан чыккан", - ди ир.
Хатын турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.