+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
14 декабрь 2020, 08:00

Баласының күз алдында...

Сабый әтисе һәм әнисе белән бергә салонда булган.

Җитди юл-транспорт һәлакәте бер кешенең гомерен өзгән һәм өч кешене имгәткән. 13 декабрьдә Салаватта кичке сәгать алтылар тирәсендә шәһәрдән чыгу юлында "Suzuki" һәм "Chevrolet" автомобильләре бәрелешкән.
Урында 40 яшьлек "Chevrolet" йөртүчесе һәлак булган. Аның хатынын реанимациягә алып киткәннәр, 10 яшьлек кызы балалар дәваханәсенә китерелгән. 67 яшьлек "Suzuki" шоферы да зыян күргән - имгәнүләр белән травматология бүлегенә озатылган.
ЮХХДИ инспекторлары әйтүенчә, «Suzuki» йөртүчесе руль артында исерек булган. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен белгечләр тикшерә.
Фото: gtrk.tv
Читайте нас