+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
14 Декабря 2020, 05:47

Миллилек киемнәрдә чагыла

Уфада башкорт милли костюмы осталарының «Тамға» халыкара конкурсы финалы үтте.

Уфада башкорт милли костюмы осталарының «Тамға» халыкара конкурсы финалы үтте.

«Торатау» конгресс-холлы янындагы мәйданда финалчы-осталарның эшләрен күрсәтү бик матур һәм бай булды.

Катнашучылар үз эшләнмәләрен күрсәтте һәм жюри сорауларына җавап бирде. Проект финалында Уфа, Туймазы, Салават, Чиләбе, Курган, Мәскәү шәһәрләре һәм Казахстан Республикасыннан килгән осталар, рәссамнар һәм дизайнерлар катнашты.

- Быел проект Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә беренче тапкыр үткәрелде, - дип билгеләп үтте мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, конкурста катнашучыларны сәламләп. Ведомство җитәкчесе ассызыклаганча, проектта 10га якын төбәк, 5 ил вәкилләре катнашкан, 300ләп катнашучы 1500гә якын эш тәкъдим иткән. Әминә Ивни кызы жюри әгъзаларына, осталарга башкорт костюмын саклауга өлеш керткән өчен Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын тапшырды.

Жюри рәисе, Республика халык иҗаты үзәге генеральный директоры Артур Әлибәков конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм Гран-при иясе исеме иртәгә, 14 декабрьдә, «Башкортостан» дәүләт концерт залында башкорт теле көненә багышланган чаралар кысаларында билгеле булачак, дип билгеләп үтте. Төп приз - 300 мең сум, I дәрәҗә лауреатлар 100 мең сумлык акчалата сертификатлар алачак.




Конкурс барышын тамашачылар Республика халык иҗаты үзәгенең YouTube каналында турыдан-туры эфирда күзәттеләр https://youtu.be/xWnADaKk3xw урам видеоэкранында да.

Оештыручылар-Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Башкортстан Республикасы Милли музее, «Бөтендөнья башкорт корылтае (Конгрессы)» халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас