Малайның медицина ярдәменә мохтаҗ булуы билгеле.
Уфада икенче тәүлек 21 яшьлек Анна Егорованы һәм аның 7 айлык улы Андрейны эзлиләр. Моның турында "Лиза Алерт" волонтерлары белдергән.
Билгеле булганча, яшь хатын 13 декабрьдә югалган. Ул баласы белән өйдән чыгып киткән һәм кайтмаган.
Билгеләп үтелгәнчә, 7 айлык бала медицина ярдәменә мохтаҗ.
Яшь ана белән сабый турында ниндидер мәгълүмат билгеле булса, 112 номерына шалтыратуны сорыйлар.