+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
22 декабрь 2020, 08:45

Үсмерләрнең берсе генә читкә сикереп өлгергән...

Водитель исерек булган...

Водитель исерек булган...
17 декабрь кичендә Уфаның Степан Кувыкин урамындагы 12нче йорт каршында кара "Toyota Camry" 16 яшьлек егетне бәрдерә, ул дусты белән юл аша чыккан булган.
Үсмер авыр җәрәхәтләр алган һәм хәзер дәваханәдә ята, дип хәбәр итә ЮХХДИ. Бәрдерү вакытында үсмернең дусты читкә сикереп калган.
Машина йөртүче бу урыннан качкан, ләкин аны тиз арада таба һәм тоткарлый алганнар. Ул 31 яшьлек уфалы булып чыга. Алкотестер 0,822 мг\л күрсәткән, бу - автомобиль белән идарә итү өчен ярамый торган доза. Нәтиҗәдә, водитель җиде тәүлеккә административ кулга алына.
Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәте өчен аңа машина йөртү хокукыннан ике елга кадәр мәхрүм ителү белән 30 мең сумга кадәр штраф яный.
Фото: proufu.ru
Читайте нас