+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
28 декабрь 2020, 11:40

"Бу ни бу?.."

Балалар өчен төзелгән тауны нәниләр урап уза...

Балалар өчен төзелгән тауны нәниләр урап уза...

Янгантау авылында балалар өчен боз тавы төзегәннәр. Менә дигән уен урыны булырга тиеш тә соң ул, әмма тауны нәниләр урап узарга мәҗбүр. Таудан шуганда аяк-кулларны сындырырга яисә очлы бозга баш белән бәрелергә дә мөмкин.

Беренче карашка, ул таушалган, яки вандаллар җимергән кебек тоела, чөнки тауны боз кисәкләреннән эшләгәннәр. Боз шәһәрчеге территориясе әйләндереп алынмаган, янәшәдә генә автомобильләр туктый, ә еракта төзелеш чүп-чары күренә. Әлеге урын боз сыннары белән дә бизәлмәгән.

- Балаларны имгәтергә ясалган кебек бу тау... Аны эшләүчеләр нәрсә уйлады икән? - дип гаҗәпләнә урындагы халык.


Фото: kp.ufa.ru
Читайте нас: