-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
28 декабрь 2020, 21:05

Ярсыган эт балага ташланган

Уфа урамында булган бу хәлгә кем гаепле?

Уфа урамында булган бу хәлгә кем гаепле?
Уфада янә сугышчы этнең кешегә һөҗүм итүе теркәлгән. Бу юлы Габдулла Амантай урамында мәктәп укучысы җәрәхәтләнгән. Мәктәпкә барганда ярсыган эт үсмергә каты итеп өрә башлый. Шул ук вакытта малай этне үртәмәгән, аңа агрессия күрсәтмәгән, ә бары тик яныннан гына барган. Эт баланың аягын тешләгән, укучы өйгә аксап кайтып кергән.
Бу һөҗүмне такси йөртүчесе туктаткан. Ул бик нык итеп машина сигналына баскач, эт туктап калган. Бу хәл видеокүзәтү камерасына эләккән. Укучының хәле әлегә билгесез.
Фото: bash.news
Читайте нас: