Җитәкчеләргә Яңа елга бүләк бирергә кирәкме? Юк. Һәрхәлдә, республика Башлыгы Радий Хәбиров моңа каршы. Моның турында ул бүген социаль челтәрләрдә дә язды. "Мин күп тапкырлар бүләкләр кабул итмәвем турында әйттем, һәм минем кабул итү бүлмәсендә сез тартма-букетлар белән чиратны беркайчан да күрмәячәксез. Әмма менә монысын - түзмәдем, кабул иттем. Беренчедән, егетләр бик яхшы эш эшлиләр. Һәм мин патриотик юнәлештәге мондый әйберләргә ихтыяҗ булуына бик шат. Икенчедән, минем өчен, әлбәттә, бу бик дулкынландыргыч - туган Башкортстанның «йорты» һәм картасы... Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән!" - дигән ул.