+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
4 гыйнвар 2021, 16:09

"Пышка" Рәсимәсез калды...

“Пышка” компаниясенә нигез салучы Рәсимә Мусина кая булган?

“Пышка” компаниясенә нигез салучы Рәсимә Мусина кая булган?

Бу хакта Рәсимә Мусина сәүдә челтәренең Youtube-каналында бастырылган видео-мөрәҗәгатендә әйтте.

Рәсимә ханым Башкортстан халкын Яңа ел белән котлап, барчасына да бәхетләр һәм уңышлар теләде. Шуннан соң ул «Пышка»дан китәчәге турындагы яңалыкка күчте.

- Без сезнең белән 21 ел бергә атладык. “Бишле” билгесенә җитәргә омтылып, авыр булса да, алга атлавыбызны дәвам иттек. Кайдадыр без моңа ирештек, кайдадыр килеп чыкмады, әмма без һәрвакыт сыйфатлы җитештерү процесслары һәм сыйфатлы продуктлар чыгару юлыннан бардык. Мин сезнең беркайчан да бу юлдан читкә тайпылмагыгызны теләр идем. 2021 ел, миңа инде 71 яшь. Туктарга, артка әйләнеп карарга, укылмаган китаплар, җырланмаган җырлар белән, үз-үзем белән булырга вакыт җитте, - дип белдерде ул.

Рәсимә Мусина кайбер предприятиеләрне контрольдә тоту хокукын үзендә калдыруын һәм һәрвакыт киңәшләрен биреп торачагын әйтте.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас