Республика дәваханәләрендә сырхауларны сәламәтләндерү өчен киңкүләмле эшчәнлек оештырылган.
Соңгы тәүлектә Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 170 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, республикада инфекциялеләрнең гомуми саны 19 742гә җиткән.
Дәваханәләрдә бүген COVID-19 расланган 713 пациент бар. 51 кеше авыр хәлдә, ИВЛ аппараты ярдәменә 11 кеше мохтаҗ.
Өйдә дәвалануны 3 688 пациент уза. Тәүлек эчендә 15 кеше язылган, барлыгы - 15 194.
Озак вакыт эчендә беренче тапкыр төбәктә яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Хәзерге вакытта коронавирус корбаннары исемлегендә 147 кеше.
Фото: "Башинформ"