-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
5 гыйнвар 2021, 15:15

Фейерверк баланың күзенә эләккән...

Укучыны ашыгыч рәвештә дәваханәгә җибәргәннәр.

Укучыны ашыгыч рәвештә дәваханәгә җибәргәннәр.
Калтасы районының Актуган авылында яшәүче 14 яшьлек укучы 2 гыйнвар кичендә 33 яшьлек абыйсы белән бергә ишегалдына фейерверклар атарга чыккан. Әллә пиротехника төзек булмаган, әллә абыйсы куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган - петардаларның берсе малайның күзенә эләккән.
Баланы ашыгыч рәвештә Нефтекама дәваханәсенә контузия һәм уң күз алмасының авыр яралануы белән алып киткәннәр. Табиблар укучыга операция ясаган, тик аның күзен саклап калып булырмы - әлегә билгеле түгел.
Фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре пиротехника экспертизасын үткәрү өчен салют тартмасын алган.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: