Барлык яңалыклар
Республика
8 гыйнвар 2021, 15:55

Башкортстан - Топ-10 исемлегендә

«ТурСтат» туристик порталы рейтингы мәгълүматлары буенча, Башкортстан Раштуада сәяхәт итү һәм ял итү өчен русиялеләрнең иң яраткан 10 урыны арасына кергән.Рейтингны Сочи, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре курортлары җитәкли. Алар артыннан Алтай һәм Ставрополь, Байкал күле килә, Мәскәү һәм Казан шәһәрләре. Исемлекне Кавказ һәм Башкортстан курортлары йомгаклый.Сочиның иң популяр курортлары өчен — әйтик, «Роза Хутор» - халыкның 21 проценты тавыш биргән, Мәскәү өлкәсе курортлары өчен — 17%, Ленинград өлкәсе курортлары өчен — 11%, Алтай курортлары өчен — 10%, Ставрополь курортлары өчен — 9%, Байкал өчен — 6%, Мәскәү, Казан һәм Кавказның тау курортлары өчен - 5әр процент һәм Башкортстан курортлары өчен 4% тавыш бирелгән.Рейтинг бу кышта порталга кергән ун меңнән артык кешенең яраткан ял итү һәм Раштуага сәяхәт итү урыны темасына интернет-сораштыру нәтиҗәләре буенча төзелгән.Фото: Башинформ

«ТурСтат» туристик порталы рейтингы мәгълүматлары буенча, Башкортстан Раштуада сәяхәт итү һәм ял итү өчен русиялеләрнең иң яраткан 10 урыны арасына кергән.

Рейтингны Сочи, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре курортлары җитәкли. Алар артыннан Алтай һәм Ставрополь, Байкал күле килә, Мәскәү һәм Казан шәһәрләре. Исемлекне Кавказ һәм Башкортстан курортлары йомгаклый.

Сочиның иң популяр курортлары өчен — әйтик, «Роза Хутор» - халыкның 21 проценты тавыш биргән, Мәскәү өлкәсе курортлары өчен — 17%, Ленинград өлкәсе курортлары өчен — 11%, Алтай курортлары өчен — 10%, Ставрополь курортлары өчен — 9%, Байкал өчен — 6%, Мәскәү, Казан һәм Кавказның тау курортлары өчен - 5әр процент һәм Башкортстан курортлары өчен 4% тавыш бирелгән.

Рейтинг бу кышта порталга кергән ун меңнән артык кешенең яраткан ял итү һәм Раштуага сәяхәт итү урыны темасына интернет-сораштыру нәтиҗәләре буенча төзелгән.

Фото: Башинформ


Читайте нас: