Шушы көннәрдә республиканың Гафури районы Имәндәш авылында хәбәрсез югалган ирнең гәүдәсе торак йортларның берсенең идән астында табылган.
Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, "Үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше 47 яшьлек хатын-кызга карата кузгатылган.
1 гыйнварда юкка чыккан Таш-Асты авылында яшәүче 53 яшьлек кеше турындагы гариза 6 гыйнварда полициядә теркәлгән. Ир туганына кунакка киткән булган. Ләкин хуҗабикә ирнең аларга килмәвен белдергән. Ир-егетнең калдыклары салынган капчыклар аларның йортында тикшерү барышында табылган.