+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
14 гыйнвар 2021, 12:15

Яңа елны - яңа йортта!

Авыл территорияләрен үстерү программасында яңа юнәлеш нәтиҗәсендә, Башкортстанда 60тан артык гаиләдә өй туе үтәчәк. 2020 елда Башкортстан гражданнарга социаль биләү килешүе буенча торак төзүгә 84,3 миллион сум акча алган. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасының әлеге чарасы 61 гаиләгә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде.

Программаның бу юнәлеше, беренче чиратта, авылга квалификацияле белгечләр - авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләрен җәлеп итүгә исәпләнгән. Финанслау федераль, республика һәм урындагы бюджетлардан, бюджеттан тыш чыганаклардан алып барыла.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Учалы районының Сәфәр авылында яшәүче күпбалалы Роза Әхмәткариеваның гаиләсе яңа йорттан ачкычлар алды. Программаның нәкъ менә яңа юнәлеше Әхмәткариевләргә төзекләндерелгән торакка күчәргә мөмкинлек бирде.

Шулай ук «Башкортстан Республикасының Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә Яңавыл районының Норкан һәм Карман авылларында ике торак йорт барлыкка килде. Гомум мәйданы 128 квадрат метр булган торак биналарга (социаль биләү шартнамәләре буенча) мәктәп укытучысы һәм аграр тармак хезмәткәре ия булды.

Илеш районында Яңа ел бәйрәмнәрендә Авыл территориялерен үстерү программасы кысаларында социаль биләү килешүләре буенча яңа йортларга ия булган ике бәхетле гаилә өй туе үткәргән.

Фото: "Глава РБ"

Читайте нас: