Узган кич Уфада 11 яшьлек кыз зыян күргән юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәттә катнашучыларның берсе - таксист. Инспекторлар аның руль артына исерек хәлдә утыруында шикләнә.
Шәһәр ЮХХДИ матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, авария Достоевский һәм Ветошников урамнары киселешендә булган. "Hyundai Solaris" руле артындагы 29 яшьлек таксист һәм "Mitsubishi Lancer" машинасына бәрелгән, аның руле артында 55 яшьлек ир булган. Вакыйга нәтиҗәсендә 55 яшьлек водительнең 11 яшьлек кызы имгәнгән. Таксист канында алкогольне ачыклаудан баш тарткан.
Руль артына исерек килеш утыруның күңелсез тәмамлануын һәркем белән. Ә менә көн дәвамында машина йөртүче таксистлар нәрсә уйлый икән? Юлларда сак булыгыз!