-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 гыйнвар 2021, 15:35

Баймакта ихаталар көлеп торачак

Агымдагы елда да төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.

Агымдагы елда да төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.
Баймакта агымдагы төзелеш сезонында «Башкорт ихаталары» программасы буенча күпфатирлы йортлары булган биш территория төзекләндереләчәк. 17 меңлек халкы булган муниципаль берәмлеккә 35,1 миллион сум бүлеп бирелгән.
"Проектларда яшелләндерүгә, балалар һәм спорт мәйданчыкларын тулыландыруга зур игътибар бирелде. Спорт җиһазлары сатып алыначак, актив команда уеннары өчен мәйданчыклар булдырылачак, аерым чикләнгән урыннар каралган. Проектларда ихата юлларын асфальтлау һәм ремонтлау, бордюрларны алмаштыру, өстәмә парковка урыннарын булдыру, яктыртуны яңарту каралган ", - диделәр шәһәр хакимиятендә.
Программа исемлегенә түбәндәге ихаталар кертелгән: Әлибаев ур., 49; Тынычлык ур., 17, 19, 21, 23; Юбилей ур., 2, 4, 22а; Җиңү ур., 1, 3, 3а, 3б, 7.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: