-21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Республика
16 гыйнвар 2021, 16:15

Трактор белән бүрәнә өстенә мендем, дип уйлаган

Ә анда иптәше булган...

Ә анда иптәше булган...
Узган елның җәендә Федоровка районы үзәгендә яшь ир фаҗигале рәвештә һәлак булды. Бергә спиртлы эчемлекләр эчеп алганнан соң, ике дус прицеп кузовына җыйган печәнне төяргә керешә. Берсе үз тракторы руле артына утыра, икенчесе ял итәргә ятып торырга була.
Ниндидер мизгелдә тракторчы борыла башлый һәм очраклы рәвештә иптәшен таптата... Тәүдә ул бүрәнә өстенә мендем дип уйлый, әмма чыгып тикшереп карарга була...
Нәрсә булганын аңлап, ул шунда уа ашыгыч ярдәм чакырткан. Кызганычка каршы, алынган җәрәхәтләрдән ир Федоровка үзәк район дәваханәсендә вафат була.
Тикшерү барышында һәм судта тракторчы үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа, дәүләт файдасына хезмәт хакының 10 процентын тотып калып, бер ел алты айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Җәзасын ул туган районында узачак.
Фото: obshinniki.ru
Читайте нас в