-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 гыйнвар 2021, 14:09

Учалы тагын да матурлана!

Тәү чиратта, балалар мәйданчыгы төзекләндереләчәк.

Тәү чиратта, балалар мәйданчыгы төзекләндереләчәк.
«Башкорт ихаталары» төбәк программасы кысаларындагы башлангычка Учалыда 11 күпфатирлы йорт кергән һәм анда 500гә якын кеше яши торган территория төзекләндереләчәк. Алар - Пионерская урамындагы 8,8а, 8б, 10, Ленин урамындагы 9, 9а, 11, 13, Мортазин урамы 19,21,23нче йортлар.
Торак-комуналь хуҗалык муниципаль идарәсе мәгълүматы буенча, балалар мәйданчыкларының тузуы 100 процентка бәяләнгән, квартал эчендәге юллар заманча нормаларга туры килми, асфальт һәм бордюрлар җимерелгән, парковка урыннары җитәрлек түгел. Квартал халкы республика проектында катнашырга карар кылды, аларның гаризалары кабул ителде. Төзекләндерү проектында юлларны, тротуарларны ремонтлау каралган (юл өслеген һәм бордюр ташларын алыштыру). Яктылык системасында лампалар алыштырылачак. Өстәмә рәвештә балалар уен мәйданчыгы зонасында яктылык диодлы лампалар куелган. Болар барысы да зур ихатаның (почта мәйданы) норматив яктыртылуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: tripAdvistor.ru
Читайте нас: