-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
19 гыйнвар 2021, 16:25

Туачак баласын югалткан...

Хатынның 6 яшьлек кызы да авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләккән.

Хатынның 6 яшьлек кызы да авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләккән.

Уфада "TOYOTA RAV-4 " 25 яшьлек йөкле хатынны һәм аның 6 яшьлек кызын бәрдергән, алар җәяүлеләр өчен юл кичүеннән чыккан булган. Бу хәл Космонавтлар һәм Комаров урамнары чатында булган.

Кызганычка каршы, йөкле хатын карынындагы баласын югалткан, ә аның кызы авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә эләккән, дип хәбәр итә Башкортстан Прокуратурасы. Тикшерү версиясе буенча, әни белән кызны 20 яшьлек кыз бәрдергән. Водитель светофорның кызыл утына туктамаган.

Русия Җинаять кодексының 264 мәддәсе буенча җинаять эше (ике кешенең сәламәтлегенә саксызлык аркасында авыр зыян салуга китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу) карау өчен эш судка җибәрелгән.


Фото: Яндекс.Новости
Читайте нас: