Төбәк Башлыгы башкаладан яхшы кәефтә кайта.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге абунәчеләренә Мәскәүдә башкарган эшләре турында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, ул үз командасы белән ике көн Стратегик башлагычлар агентлыгы һәм ил башкаласында «Эшлекле Русия» мәйданчыкларында инвесторларны җәлеп итү өстендә эшләгән.
"Без ел дәвамында ике зур проект өстендә эшләдек, шуларны үзебезнең Проект офисында формалаштыруга ирештек, алар тормышка ашырылыр дип өметләнәбез", - ди Радий Хәбиров.
Ул, шулай ук, Уфага яхшы кәеф белән әйләнеп кайтуын өстәгән.
Фото: "ВКонтакте