-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
22 гыйнвар 2021, 12:50

"Кызымны "бака" дип атаганнар"

Катлаулы авыру белән көрәшкән баланың гаиләсе зур сынауларга дучар булган.

Нуриман районында Красная Горка авылында яшәүче кечкенә Ангелина Хлыбовага нибары 7 яшь, шуның 4 елын ул үлемгә китерүче куркыныч чир - Юинг саркомасы белән батырларча көрәшә. Күптән түгел табиблар ремиссия турында әйткән, хәзер кыз йөри алмый, һәм катлаулы кыйммәтле операция генә аның тормышын үзгәртергә мөмкин.
Кызның әнисе Арина Хлыбова сөйләгәнчә, Ангелина - гаиләдә иң кече, өченче кыз, аны барысы да иркәләгән һәм яраткан. Кыз сәламәт һәм шат күңелле бала булып үскән, 2017 елның язында йөргәндә сул аягы авыртуына зарлана, бераздан аксый да башлаган. Авыртынулар көчәйгәч кенә Ангелинаны рентгенга җибәргәннәр.
- Табиб балада хроник остеомиелит, ягъни сөякне эретә торган авыру, диде. Июльдә Ангелинаның ботында сәер шеш үскән. Без аны Уфа дәваханәсенә илттек, анда аңа биопсия ясаттык, гистологиягә озаттык. Шулай итеп, Юинг саркомасының икенче стадиясе булуын белдек, - дип искә ала кызның әнисе.
Көзгә таба авыртулар шулкадәр көчәя, Ангелина төннәрен йоклый алмый, елап, еш кына әнисен чакыра. Табиблар химиотерапия билгеләү турында карар кабул итә. Барлыгы сабый 14 "химия" блогын уза, шуннан гына авыру чигенә.
- Кызыма операция ясадылар, шешне алдылар, уаланган сөяген алыштырдылар, ләкин аны беркетеп тормадылар, чөнки бала актив үсә. Ярты ел элек кызым тагын аягындагы бик каты авыртуга зарлана башлады, һәм без тикшерү узганда, протезның урыныннан кузгалганлыгы ачыкланды. Аны алыштыру операциясе кирәк, - ди әнисе.
Ангелина хәзер йөри алмый, инвалид кәнәфиендә хәрәкәт итә яки караватта ята һәм бик сызлана. Узган көздә кыз беренче сыйныфка керә, әмма хәзер өйдә укый.
- Башта без аны инвалид креслосында мәктәпкә алып бардык, ләкин аннан сыйныфташлары көлә башлады. Бер малай аны "бака" дип атаган, ул бик борчылды, озак елады, хәзер мәктәпкә барырга теләми, - ди Ангелинаның әнисе.
Кыз мөстәкыйль йөри ала дигән бар өмет эндопротезны алыштыру буенча операциягә кайтып кала. Табиблар операция катлаулы һәм сирәк, Русиядә аны эшләү җиңел булмаячак, чит ил клиникасына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк, дип кисәтә. Хәзер Ангелинаның әти-әнисе кызга Мәскәүдә тулысынча тикшеренү уздырырга җыена. Моның өчен күпбалалы Хлыбовлар гаиләсенә зур акча кирәк. Гаиләдә кызның әтисе генә эшли, әнисе белән кызы айлар буе дәваханәләрдә яталар.
Кыз тизрәк Мәскәүгә барып, тикшеренү узып, операция ясалса - ул гадәти тормыш белән яши алачак. Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр 2202 2014 1556 4752 (Арина Хлыбова, Ангелинаның әнисе) картасына көченнән килгәнчә өлеш кертә ала.

Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: