+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
22 гыйнвар 2021, 20:55

"СМИ" өлкәсе елны яхшы тәмамлады

Республика Хөкүмәтендә мәдәният һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә 2020 елга йомгак ясалды.

Республика Хөкүмәтендә мәдәният һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә 2020 елга йомгак ясалды.

- Узган елга йомгак ясап, ышаныч белән әйтергә була, пандемия һәм чикләүләр белән бәйле авырлыкларны безнең республиканың мәдәният өлкәсе лаеклы узды, моннан тыш, үз эшен онлайн форматка да уңышлы рәвештә үзгәртә алды, - дип билгеләп үтте онлайн-брифинг барышында Балкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов. Ул журналистларга 2020 елда мәдәният өлкәсе һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде һәм 2021 елга төп бурычлар һәм планнар билгеләде.

Брифингта шулай ук мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев та катнашты.

Азат Бадранов билгеләп үткәнчә, узган ел тамашачылар белән аралашуның яңа форматын һәм инновацион санлы эш рәвешен эзләүгә этәргеч бирде. Мәдәни-агарту проектларының күбесе онлайн һәм ТВ форматында узды.

Узган елның төп күрсәткечләреннән берсе - интернет ресурсларына мөрәҗәгатьләр саны биш тапкыр арткан, 10 миллионнан артык мөрәҗәгать булган.

"2020 елда дөньядагы эпидемиологик хәл аркасында VI Бөтендөнья фольклориадасы 2021 елга күчерелде. Бүгенге көндә без республикада 3 июльдән 10 июльгә кадәр Фольклориаданы үткәрү турында позицияне саклыйбыз, илдә һәм дөньяда эпидемиология вәзгыяте үсешен күзәтәбез. Фестивальдә катнашучы илләр дә әзерлек режимында булыр дип көтелә. Әлеге күләмле чараны уздыру турындагы ахыргы карар якын арада федераль һәм республика оештыру комитетлары тарафыннан кабул ителәчәк", - диде Азат Бадранов.

- 2020 ел ахырына матбугат, китап басу һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкәсе нинди нәтиҗәләр белән килде?

- Республикада «Башкортостан Республикасы» нәшрият йорты, «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе һәм «Китап» нәшрияты эшләп килә.

"Башкортостан Республикасы" нәшрият йорты бүгенге көнгә 154 вакытлы басма чыгара, ведомство карамагындагы басма чараларының гомум тиражы 245,6 мең тәшкил итә. Басмаларның саны – 151, басма чаралары сайтларының аудиториясе - 74 процентка, социаль челтәрләрдә язылучылар саны 15 процентка арткан.

Фото: правительстворб.ру


Читайте нас: