-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
25 гыйнвар 2021, 16:00

Яшьрәк күренергә булган да соң...

Хатын берничә ай дәвамында дәваланырга мәҗбүр.

Иглиндә яшәүче 38 яшьлек Олеся Хәкимова өчен косметологка бару, чын-чынлап, зур газапка әверелгән. Өч кыз әнисе яшьлеген озайтырга теләгән, ләкин моның урынына битенә химик пешүләр алган һәм инде өч ай дәвамында ул моңардан дәваланырга мәҗбүр. Шул ук вакытта косметолог аның белән элемтәгә чыгудан баш тарта һәм аны барлык социаль челтәрләрдә блоклаган.
- Лилия Уфада кабул итә, миңа аның кабинеты ошады - чиста, уңайлы, бөтен җирдә дипломнар һәм сертификатлар эленгән. Ул шунда ук косметологиядә нибары бер ел тирәсе эшләвен әйтте, тик ул чагында бу мине аптыратмады. Ул миңа пилинг ясады, ә бер-ике атнадан тагын бер бик популяр һәм нәтиҗәле процедурага - Джесснер йөзе өчен уртача химик пилингка чакырды. Анда шактый агрессив кислоталар кулланыла, шуңа күрә тиренең һәр төре өчен дә ул туры килми. Тик миңа бу хакта беркем дә әйтмәде, - ди Олеся. - Процедура вакытында авыртуларга түзәрлек түгел иде, шуңа да аны бераз туктатып торырга да туры килде. Кичкә таба йөзем шеште, кызарып китте, бик авыртты. Тире генә түгел, бөтен сөякләре дә авырта кебек тоелды. Мин плитәгә якын килә, урамга салкынга чыга алмадым, чөнки тирегә эссе дә, салкын да бик авыр тәэсир итте, - ди Олеся.
Косметолог тәүдә Олесяга дәвалану өчен берникадәр акча күчергән. Ә соңрак юкка чыккан. Олеся хәтта дәваланган хәлдә дә аның йөзендә җөйләр калачак. Хәзер инде гомер буе тональ кремнар сөртеп йөрергә туры киләчәк, дип борчыла хатын.

Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас: