Ирнең кем булганлыгы ачыклана.
28 гыйнварда иртәнге 10 сәгатьтә Уфаның Дим районында балалар бакчалары янында урындагы халык кеше гәүдәсен тапкан. Мәет бик нык таланган, кыргый хайваннар аның йөзен, аяк-кулларын умыргалаган.
Мәрхүмнең яшәү урыны булмаган. Ул 64 яшьлек ир булган. Ул шул рәвешле бер айга якын яткан...
Хәзер үлеменең төгәл сәбәбен ачыклаячак судмедэкспертиза билгеләнгән. Аның үлеме криминаль характерда булу-булмавын тикшерү үткәрелә.
Бер ай дәвамында урындагы халык аны нишләп күрмәгән? Бу сорауга да әлегә җавап бирүче юк. Яшәү урыны булмаган ир беркем белән дә якыннан аралашмаган, күрәсең.