-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Республика
2 февраль 2021, 17:00

Чын спортчылар үстерергә тырышабыз да бит...

Баланың сәламәтлеге өчен кем җавап бирер?

Бакалы спорт мәктәбендә 13 яшьлек малай яшьтәше белән спарринг вакытында имгәнгән. Бу 30 гыйнварда милли көрәш ярышлары вакытында булган. Баланы авыр хәлдә дәваханәгә илткәннәр. Хәзер зыян күрүченең хәле яхшырак, әмма ул һаман да стационар дәвалануда. Тикшерү комитеты әлеге инцидент факты буенча тикшерү башлаган.
Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, хокук саклау ведомствосы хезмәткәрләре фаҗига урынын караган һәм спорт мәктәбе хезмәткәрләреннән, шулай ук ярышларны оештыручылардан һәм катнашучылардан сорау алганнар.
- Ярышларны уздыру шартларының законда билгеләнгән таләпләргә һәм нормаларга туры килүе тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ярышларны уздырганда хәвефсезлек таләпләрен үтәү өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, - диделәр тикшерү органында.
Чыннан да, баланы спортка биргәндә андагы хәвефсезлек шартлары турында ныклап уйланмыйбыз да. Анда алынган җәрәхәтләр баланың киләчәк язмышына да зур йогынты ясый. Хәвефсезлек кагыйдәләрен урындагы тренерлар тикшерергә тиеш. Шулай да бездә әлегә бу проблемага тиешле игътибар бирелми шикелле.
Фото: cityreporter.ru
Читайте нас в