+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
3 февраль 2021, 14:55

4 яшьлек бала өстенә кар килеп төшкән

Тагын берничә кеше зыян күргән.

2 февральдә Уфада йорт түбәсеннән кар төшү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта гражданнарны яклау идарәсендә хәбәр иттеләр.
Мондый хәлләр башкаланың Калинин һәм Орджоникидзе районнарында булган. Беренче очракта кар Мушников урамындагы 13 катлы торак йорт түбәсеннән төшкән, икенчесендә - Конституция урамындагы бинаның өченче катындагы балкон түбәсеннән.
- Өч кеше зыян күрде, шуларның берсе - 2016 елда туган кыз бала. Шулай ук 1979 елда туган ир-егет һәм 1982 елгы хатын-кыз җәрәхәтләр алган. Алар, ярдәм күрсәтелгәннән соң, дәвалау учреждениеләреннән өйләренә кайтып киткән, - дип хәбәр итәләр ведомствода.
Вакыйгаларның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Әле кышың тагын бер ае бар. Ә алда карлы-буранлы март көтә безне. Мондый хәлләр тагын да кабатланырга мөмкин. Күп вакыт өй кыекларыннан салынган карны вакытында чистартып та өлгермиләр. Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә һәм гомеренә игътибарлы булыйк.
Фото: tv21.ru
Читайте нас: