+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
4 февраль 2021, 12:20

Бакалы матур яши

Биредә «Управдом» район форумы узды.

Биредә «Управдом» район форумы узды.

Анда район хакимияте, «Жилкомсервис Бакалы» идарәче компаниясе вәкилләре, «Коммунхоз», «Теплосеть», «Бакалы комплекслы хезмәт күрсәтү» оешмалары җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле үзәге, күпфатирлы йортлар советлары вәкилләре катнашты.

«Управдом» форумына килгән кешеләр үзләрен борчыган проблемаларны күтәрде, сораулар бирде, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге вәзгыять турында үз фикерләрен әйтте. Аеруча күпфатирлы йортлар янәшәсендәге территорияләрне төзекләндерүгә, түбәләрне ремонтлауга, кайбер йортларның диварларын, ишегалларын яктыртуга кагылышлы проблемалар күтәрелде.

Район хакимияте башлыгы Александр Андреев әйткәнчә, торак-коммуналь хуҗалык тармагында көнүзәк проблемалар бетеп тормый. Алар планлы рәвештә хәл ителә, әмма мәсьәләләрнең барысын да берьюлы чишеп булмый. Әлеге вакытта гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары район үзәгендә мөмкин кадәр матуррак, уңайлы һәм төзек йортларның һәм ишегалларының күбрәк булуына юнәлтелгән.

Авыл советы, хезмәт күрсәтүче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белгечләре көн саен күпфатирлы йортларны һәм ишегалларын төзек һәм уңайлырак итү өчен эшлиләр. Әмма шунысын да истә тотарга кирәк: халыкта да йорт милкенә сакчыл караш, гомум кулланыштагы территорияләр өчен уртак кайгыртучанлык булырга тиеш.

Миләүшә Риянова.
Автор фотосы.
Читайте нас: