Алия һәм Йосыф Аксойлар җитәкчелегендәге “Ихлас” кафесы уңганнары әзерләгән ризыклар телеңне йотарлык
Башкалабыз Уфада йөзләрчә кафе уңышлы эшләп килә. Алия Һәм Йосыф Аксойларның “Ихлас” кафесы башкалардан, тәү чиратта, ризыкларның киң ассортиментта, югары сыйфатлы һәм хакларның чагыштырмача арзан булуы белән аерылып тора. Шуңа да биредән һичкайчан кеше өзелми! Моңа үзем дә күп тапкыр шаһит булганым бар.
Мондагы хезмәткәрләр һәр клиентны якты йөз белән каршы ала, хезмәтләндерә, кунак итә. 80 урынга исәпләнгән, бары тик хәләл ризыклар әзерләүгә махсуслашкан әлеге кафе заманча җиһазлар, суыткычлар, туңдыргычлар белән тәэмин ителгән, барлык җирдә чисталык, пөхтәлек. Күңел җылысын да салып пешергәнгә күрәдер, мөгаен, алар әзерләгән һәр ризык тәмле, телеңне йотарлык. Куллары алтын аларның!
Гомумән, биш ел эшләп килүче “Ихлас”та чын-чыннан үз һөнәренең осталары хезмәт сала. Кафеда, башлыча, төрек һәм көнчыгыш милли ризыкларына өстенлек бирелә. Төркиядә туып-үсеп, Уфаны туган ягы кебек якын күрүче Йосыф әфәнде ‒ башкалада киң билгеле шеф-пешекче. Башкортстанда төрек кухнясы ризыкларын аның кебек тәмле итеп пешерүче юк дисәң дә ялган булмас, мөгаен. Үзаллы эшкуарлыкка алынганчы ул башкалада пешекче булып эшләп, зур тәҗрибә туплаган.
Һәркем белән уртак тел табып эш итүче Алия Заһир кызының да кулыннан килмәгән эш юк! Ул, Уфа дәүләт сервис институтын тәмамлап, биредә директор вазыйфасын башкара. Ачык йөзле, шат күңелле, ягымлы, мөселман гүзәл затларына хас булган барлык күркәм сыйфатларны үзендә туплаган Алия ханымның биредә абруе зур. Һәркем аны хөрмәт итә, ярата. Эшендә булдыклы малтабар, хәстәрлекле җитәкче булса, гаиләсендә уңган хуҗабикә, биш яшьлек уллары Мөхәммәткә һәрьяклап үрнәкле ана ул.
Гомумән, тынгы белмәс, кешелекле һәм кечелекле, Ислам кануннары буенча яшәүче бу матур гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Бер-берсен ярты сүздән аңлап, һәр эшне бисмилла белән башлап, киңәшләшеп башкарганга күрә эшләре дә ырамлы, тормышлары да матур аларның.
–‒ Үз эшебезне яратабыз, коллективыбыз бердәм, тату. “Кызыл таң” гәзите аша барлык якыннарыбызга, туганнарыбызга, барча клиентларыбызга рәхмәтләребезне һәм сәламнәребезне җиткерәсем килә. Һәммәсе сәламәт, озын гомерле, бәхетле булсыннар! ‒– диде хушлашканда Алия Заһир кызы.
“Ихлас” кафесы башкала һәм республика халкы өчен чагыштырмача арзан хакка һәр көнне 09.00-21.00 сәгатьләрдә исем кушу, никах, мәрхүмнәрне искә алу кебек дини мәҗлесләр, туй, юбилей, туган көн, Рамазан аенда ифтар ашлары үткәрү өчен алдан заказлар буенча халыкка урын тәкъдим итә, хезмәтләндерә. Даими клиентларга, инвалидларга, ветераннарга ташлама ясала.
Адресы: Уфа шәһәре, Сочи урамы, 43, “Ихлас” кафесы.
Белешмә өчен телефон: 8-937-31-500-71.