+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
4 февраль 2021, 16:05

Таксистка да "эләккән"

Холыксыз ирләрдән котылып булмавын таксист та хәзер яхшы белә.

Кичә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре "Тойота Камри" машинасын күреп алган, аның йөртүчесе төрле ысул белән инспекторларның игътибарын җәлеп итәргә тырышкан. Иргә ярдәм кирәк булган икән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шофер пассажирлар ташу белән шөгыльләнгән. Кичә кич арада берсе үзен бик агрессив тота башлаган. Тәүдә ул водительне төрлечә кимсетергә тырышкан. Үзеннән бу вакытта алкоголь исе килгән. Агрессив ирне салоннан чыгаргач, ул инспекторларга да, машина йөртүчегә дә ташлана башлый.
Таксистның пассажирларны Высотная урамында утыртуы ачыкланган. Сәфәр вакытында ир-егет янәшәсендәге хатын белән әрләшә башлый. Бераздан хатынга берничә тапкыр сугып алырга да өлгерә. Машина йөртүче бу конфликттан читтә кала алмаган, әмма аның үзенә дә берничә тапкыр "эләккән". Инде нишләргә дә белмәгән водитель пассажирларны туп-туры полиция участогына илтергә карар кылган, ләкин вакытында аңа ярдәмгә килгән юл-патруль хезмәте хезмәткәрләрен очраткан.
Фото: yonkis.com
Читайте нас: