+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
5 февраль 2021, 14:15

454 кешенең гомере өзелде...

Коточкыч бу саннар Башкортстан юлларында теркәлгән.

Узган ел Башкортстанда техник яктан төзек булмаган автомобильләр аркасында юл-транспорт һәлакәте саны 60 процентка диярлек арткан. Республикада барлыгы 3700 авария булган, аларда 454 кеше үлгән һәм тагын дүрт мең ярым тирәсе кеше җәрәхәтләр алган. Бу хакта төбәкнең баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов хәбәр итте.
Машиналар ешрак юл чатларында, дистанцияне дөрес сайламаганда һәм җәяүлеләр кичүендә, шулай ук каршы як полосага чыкканда бәрелешә. Динар Гыйльметдинов атнаның иң күп аварияләр теркәлгән көннәрен атады.
- Декабрьдә иң күп авария көннәре шимбә һәм якшәмбедә булды, ә ел дәвамында иң күп авария булган көннәр - җомга һәм шимбә. Әмма декабрьдә без инспекторларның юл хәрәкәтендә катнашучыларга ярдәм итә алуын яңадан карадык. Узган ел 17 меңгә якын исерек хәлдәге машина йөртүчене тоткарлап, күпмедер дәрәҗәдә гомерләрне саклап калдык, - ди Динар Гыйльметдинов.
Фото: 02.мвд.рф
Читайте нас: