+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
10 февраль 2021, 18:45

Баймакта әбиләр дә хоккей уйный!

Баймак районының Түбән Җаекбай авылы халкы сәламәт тормыш алып бару яклы.

Баймак районының Түбән Җаекбай авылы халкы сәламәт тормыш алып бару яклы.
Ун ел дәвамында республикада “Аек авыл” бәйгесе уздырыла. Анда республиканың бик күп авыллары катнашып, сәламәт тормыш алып бару үрнәген күрсәтә. Баймак районының Түбән Җаекбай авылында спорт шулкадәр киң таралган ки, анда хәтта әбиләр дә хоккей уйный. Авыл халкы хоккей тартмасын үз куллары белән төзегән. Хәзер бирегә күрше авыллардан килүчеләр дә күп.
- Без моңа кагылышлы чараларны августтан башлап үткәрәбез. Барлыгы 89 чара үткәрдек, алар үз эченә спортны, мәдәниятне һәм фольклорны ала. Хәйрия акцияләрендә катнаштык, - ди шушы авылда яшәүче Разия Бәхтиева. Түбән Җаекбай авылының районда иң аек булуы - урындагы староста Рамил Хәсәновның эшчәнлеге нәтиҗәсе. Ул - шулай ук, имам-хатыйп, ягъни рухи остаз да. Урындагы мәчет - архитектура һәйкәле, республикада иң иске биналарның берсе ул. XIX гасыр башында төзелгән. Тагын бер мәдәни объект Баяс-Батыр хөрмәтенә салынган. Ул - бу җирләрне төрле баскынчылардан саклаган риваятьләр герое.
"Монда туризмны үстерергә, кунакларны мәдәният белән дә, табигать белән дә таныштырырга планлаштырабыз", - ди Рамил Хәсәнов. Тиздән Түбән Җаекбай «Аек авыл» конкурсының республика этабында Баймак районын яклаячак. Ул Уфада узачак.
Фото: mir24.tv
Читайте нас: