Былтыр шәһәр күзгә күренеп матурланды.
Башкортстанда йорт яны һәм җәмәгать территорияләрен яңарту, шулай ук күпфатирлы йортларга керү юлларын ремонтлау дәвам итә. Агымдагы елда республикада «Башкортстан ихаталары» программасы кысаларында 140 йорт төзекләндереләчәк.
Программага барлыгы 21 муниципалитет керә. Бу исемлеккә Сибай да керде, анда З. Вәлиди урамындагы - 48/3, 48/4; Ленин урамындагы - 24, 34, 38; Таучылар проспектындагы - 6/2, 6/3, 6/6; Бүләков урамындагы 7, 9, 11 санлы йортлар ишегалларын яңарту планлаштырыла. Программага бүлеп бирелә торган финанслау күләме якынча 742 миллион сум тәшкил итәчәк, шуның 7 миллион сумы - халыктан җыеласы акча.
Программаны узган елда тиз һәм сыйфатлы итеп тормышка ашыра алган муниципалитетлар өстенлек ала. Хәзерге вакытта ишегалды территорияләрен комплекслы төзекләндерү проектлары эшләнә. Сибайда, шулай ук, М. Гафури исемендәге парк һәм аның янындагы территорияләр төзекләндереләчәк.