Кайчан?
Башкортстанда салкын көннәрдән соң кискен җылыту көтелә - һава +3 градуска кадәр җылыначак.
Инде иртәгә, 12 февральдә, җылы булачак: көндез -1... - 6 градус. Атна азагында февраль үзенең халыктагы атамасын - бураннарын аклый: җылыту белән бергә мул явым-төшем дә өстәлә.
13 февральдә көндез юеш кар явуы көтелә. Юлларда кар катламы, бозлавык булырга мөмкин. Төнлә термометрлар -1... - 6, аязытканда -11 градуска кадәр, көндез -2... 3°С, - дип хәбәр итә синоптиклар.
ЮХХДИ хезмәте билгеләвенчә, мондый көннәрдә юлларда автоаварияләр саны да арта. Водительләрне - мөмкин кадәр руль артына утырудан тыелырга, ә юлдагыларга хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмаска чакыра алар.
Фото: ufa1.ru