Барлык яңалыклар
Республика
16 февраль 2021, 20:10

Ике ай гына яшәп өлгергән...

Ни булды сиңа, сабый?

Ни булды сиңа, сабый?
Бәләбәй районының Знаменка авылында фаҗигале хәл теркәлгән. Күпбалалы гаиләдә 2 айлык бала вафат булган. Хәзер Башкортстан Прокуратурасы килеп чыккан хәлне тикшерә.
Әнисенең кызын коляскага яткырганы билгеле. Иртән хатын баланың үле гәүдәсенә тап булган. Гаилә полициянең территориаль бүлегендә имин булмаган гаиләләр исемлегендә дә тора.
Балаларның әнисе спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы билгеле, шулай ук берничә тапкыр тәрбия бирү бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарттырылган булган.
Прокуратура, шулай ук, гаилә белән профилактик эшләр башкару өчен җаваплы булган органнарны тикшерә. Хәзер "саксызлык аркасында үлем китерү" факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: bash.news
Читайте нас в